Эзләү нәтиҗәләре
- Мәһабәт гәүдәсе бөкрәя башлаган, таякка таянган, йөзен тирән җыерчыклар басса да, яшь чагында бик чибәр булганлыгы сизелгән, куе кашлары астындагы үткен, көләч күзләреннән яшәү дәрте сизелеп торган бу абый килгәнен күреп, без, яшь кызлар, кача идек. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Чөнки ул аркабыздан шапылдатып сөя, ә көрәк кебек кулының бармаклары кәкре-бөкре. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Беркөн шулай аркама “ярату билгесе” ару гына төшкәч, сорап куйдым: “Камал абый, сул кулыгызның бармаклары пианистларныкы кебек, ә уңыныкы нигә бу кадәр кәкре? "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- ” “әй кызым, шул кәкре бармаклар гомеремне саклап калды, — диде ул. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- — Мин бит шпион дип хөкем ителеп, колымага сөрелгән кеше. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Каторгада да иптәшләрнең йомышын үтәп гарәп имласында я укып, я язып бирә идем. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- ” — дип уң кулым учының сеңерләрен кистеләр. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Шуннан соң кәйлә тотып эшли алмадым. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Байтак кына шәрекъ телләрен белә идем, мине тәрҗемәче итеп файдаландылар. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре
- Еллар уза торды, Уфада сәнгать институты ачылды, аның китапханәсенә, синнән дә кулайрак кеше юк, дигән булып, мине эшкә чакырдылар. "Гөлҗиһан Яһүдина, . Фатыйма апа ядкаре